Аксенов йортында "Кадерле Бакый Идрисович!" дип исемләнгән күргәзмә ачылды

Бүген танылган рәссам, сынчы, график, фотограф, Габдулла Тукай исемендәге премия лауреаты Бакый Урманченең тууына 120 ел.

(Казань, 23 февраль, «Татар-информ»). Бүген танылган рәссам, сынчы, график, фотограф, РСФСРның hәм ТАССРның халык рәссамы, Казахстанның атказанган рәссамы, Габдулла Тукай исемендәге премия лауреаты Бакый Урманченең тууына 120 ел тула.

Аксенов йортында хәбәр итүләренчә, бүген музейда Татарстан Республикасы рәссамнар берлеге белән бергәләп оештырылган "Кадерле, Бакый Идрисович!", дип исемләнгән күргәзмә ачыла.

Исегезгә төшерәбез: кичә Зур Кызыл урамы, 62 адресы буенча урнашкан Б.Урманче исемендәге сәнгать паркында аның hәйкәленә чәчәкләр салынды, "Татар бизәге. Карда картиналар" дигән акция узды.