news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Уфада «Башкорт әдәбияты тарихы»ның җиденче томы дөнья күрде

Ул танылган башкорт галиме, академик Гайсә Хөсәенов җитәкчелегендә әзерләнгән һәм 1990-1996 елларда алты томда нәшер ителгән басманың дәвамы булып тора.

Уфада «Башкорт әдәбияты тарихы»ның җиденче томы дөнья күрде
bashinform.ru

(Казан, 23 гыйнвар, «Татар-информ»). Башкорстанның З.Биишева исемендәге «Китап» нәшриятында «Башкорт әдәбияты тарихы»ның башкорт телендәге җиденче томы дөнья күрде. Бу хакта «Башинформ» агентлыгы хәбәр итә.

Ул танылган башкорт галиме, академик Гайсә Хөсәенов җитәкчелегендә әзерләнгән һәм 1990-1996 елларда алты томда нәшер ителгән басманың дәвамы булып тора.

Беренче ике томда борынгы чорлардан алып 1917 елга кадәрге башкорт әдәбиятына анализ ясала; 3-5 томнар исә совет чорына багышланган. Алтынчы томда ХХ гасырның 90нчы елларындагы башкорт әдәбиятына күзәтү ясала.

«Башкорт әдәбияты тарихы» басмасының җиденче томы хәзерге башкорт әдәбиятын анализлауга багышланган һәм ул ХХ гасырның 90нчы елларыннан башлап бүгенге көнгә кадәрге чорны колачлый. Китапта шигърият, проза, драматургия, балалар әдәбияты, әдәбият белеме һәм әдәби тәнкыйть турында мәкаләләр тәкъдим ителгән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100