news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Сәнгать әһелләре Башкорт опера һәм балет театрына Нуриев исемен бирүне сораган

Башкортстан Республикасы башлыгы Радий Хәбиров тәкъдиме белән опера һәм балет театрына Рудольф Нуриев исемен бирү буенча тавыш бирү бара.

(Казан, 23 гыйнвар, «Татар-информ»). Башкортстанда яшәүчеләр Башкорт дәүләт опера һәм балет театрына Рудольф Нуриев исемен бирү буенча тавыш бирә башлаганнар. Тавыш бирү тәкъдиме белән республика башлыгы Радий Хәбиров чыккан.

«Миңа республиканың күренекле мәдәният әһелләре мөрәҗәгать итте. Алар Башкорт дәүләт опера һәм балет театрына Рудольф Нуриев исемен бирүне сорыйлар. Рудольф Нуриев безнең мәдәниятнең иң якты шәхесләренең берсе. Әмма мин моны республика халкы белән киңәшмичә, үзем генә хәл итә алмыйм, бу дөрес булмас иде. Тавыш бирегез һәм фикерләрегезне җиткерегез», — дип яза Радий Хәбиров социаль челтәрдәге битендә.

Хәзерге вакытта тавыш бирүләр бара.

Рудольф Нуриев – дөньякүләм танылган балет биючесе, аны замандашлары “канатлы татар” дип атаганнар.

Рудольф Нуриевның балачагы Уфада үткән. Биредә ул Ленинград хореография училищесына кергәнчегә кадәр яшәгән. Башкорт хореография көллияте Рудольф Нуриев исемен йөртә Башкорт дәүләт опера һәм балет театрының балет сәнгате фестиваленә дә Рудольф Нуриев исеме бирелгән.

Казанда мәшһүр биючегә һәйкәл куелды. Җәлил исемендәге Татар дәүләт академия опера һәм балет театрында халыкара балет фестивале Рудольф Нуриев исемен йөртә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100