Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Мәскүдә Равил Рахманиның яңа китабын тәкъдим итү булачак
«Ачтым язмыш пәрдәләрен» дип аталучы китабында автор татар теле тарихын һәм аның үзенчәлеген сүрәтли.
(Казан, 23 гыйнвар, «Татар-информ»). 25 гыйнварда 15: 00 сәгатьтә Мәскәүнең мәдәният үзәгендә татар авторы Равил Рахманиның «Ачтым язмыш пәрдәләрен» дип аталучы яңа китабын тәкъдим итү кичәсе була. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы мәтбугат үзәге хәбәр итә.
Чарада Татарстанның Россиядәге Тулы вәкаләтле вәкиллеге, шулай ук Мәскәү һәм өлкә татарлары автономиясе вәкилләре катнашыр дип көтелә.
Автор кунаклар белән татар теленең тарихы һәм аның кызыклы яклары һәм аны укыту үзенчәлекләре белән уртаклашачак. Шулай ук үзенең күпьеллык иҗади эшчәнлеге белән дә таныштырачак, диелә хәбәрдә.
Равил Рахманинең әдәби әсәрләрендә һәм фәнни хезмәтләрендә намуслылыкка һәм дөреслеккә омтылу ята. Аның шигырьләре табигыйлеге, фикер тирәнлеге һәм кичерешләрнең оригинальлеге белән аерылып тора, дип яза «Мәскәү татарлары шатабы» сайты.
Чыгышлар рус теленә синхрон тәрҗемә белән үрелеп барачак, диелә Конгресс сайтында.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз