news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Әкият» курчак театры лаборатория аша совет чоры әдәбияты классикасын барлый

Театр лабораториясе театрда 26 - 31 гыйнвар көннәрендә үтәчәк.

«Әкият»  курчак театры лаборатория аша совет чоры әдәбияты классикасын барлый
Султан Исхаков

(Казан, 23 гыйнвар, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). «Әкият» татар дәүләт курчак театры репертуарын совет чоры әсәрләре белән баетырга тели һәм булачак спектакльләрне лаборатория ысулы белән сайлый. Бүген оештыручылар «Татар-информ»да үткәрелгән матбугат конференциясендә Әкият-LAB театр лабораториясе турында сөйләделәр.

«Театр репертуарында җитмешләп спектакль бар. Без совет чоры балалар әдәбияты классикасы аз булуын күрдек. Хәзер әдәбиятның бу чоры кызыксыну тудыра башлады. Без дә шушы темага тукталырга булдык», — диде журналистлар алдында беренче тапкыр театрның сәнгать җитәкчесе буларак чыгыш ясаучы Илгиз Зәйниев.

Оештыручылар эскиз материалы буларак Маяковский, Гайдар һәм Муса Җәлил әсәрләре алган. Муса Җәлилнең «Моабит дәфтәрләре» сайланган. Ул өлкән класс укучылары һәм өлкәннәр өчен булыр дип күзаллана.

Лабораториянең кураторлары — Олег Лоевский һәм Нияз Игъламов. Эскизларны алты яшь режиссер һәм рәссам әзерләячәк. Алар — Зур курчак театры (Санкт-Петербург) баш режиссеры Руслан Кудашовның остаханәсе студентлары. Катнашучылар — театр артистлары.

Театр лабораториясе 26- 31 гыйнвар көннәрендә үтәчәк. Әзер эскизлар 31 гыйнвар көнне тамашачыга тәкъдим ителәчәк.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100