Төмәндә мәдәният учреждениеләре муниципаль төс ала

Төмән җирендәге автоном мәдәният учреждениеләрен яңадан муниципаль рәвешкә кайтаралар
(Төмән, 23 гыйнвар, «Татар-информ», Бибинур Сабирова). Ике ел элек коммерциягә нигезләнмәгән автоном оешмалар итеп үзгәртеп корылган мәдәният учреждениеләрен хакимият органнары тарафыннан яңадан муниципаль учреждениеләр статусына кайтару эше башланып китте.
Коммерциягә нигезләнмәгән дип аталса да, ул автоном оешмаларның төп асылы акча эшләп табудан гыйбарәт иде. Һәр мәдәният учреждениесе муниципаль үзидарә берәмлеге алдында үз программасын якларга, программа барлык учреждениеләр программалары арасында отып чыкса, дәүләт заказы буенча эшләргә, хакимият тарафыннан өлешчә финансланган бюджетын үзе акча табып тулылындырырга тиеш булды.
Бу үзгәртеп корулар башланганда ук Тубыл шәһәренең Себер татарлары мәдәният үзәге җитәкчесе Сафиулла Ильясов чаң какты. Башка Мәдәният сарайлары залларын концертлар өчен арендага биреп тә зур керем алалар, ә кечкенә биналарда урнашкан татар мәдәният учреждениеләренең андый мөмкинлекләре юк, шуның өстенә, алар һөнәри әзерлекле белгечләр белән аз тәэмин ителгәннәр, нигездә, һәвәскәрләр көче белән генә эшләп киләләр, шунлыктан аларның акча эшләп табу мөмкинлекләре бик тә чикләнгән, бу үзгәртеп корулар, бигрәк тә, татар мәдәниятенә зур зыян китерәчәк, татар мәдәният учреждениеләренә карата башка аерым караш булырга тиеш, дип идарә органнары җитәкчеләренә һәм җәмәгатьчелеккә аңлатырга тырышкан иде ул.
Әмма аның фикере генә мәдәният системасында барган үзгәртеп кору процессына йогынты ясый алмады.
Менә инде ике еллык эш тәҗрибәсе үзе ышандырды идарә органнары җитәкчеләрен ул реформаның отышлы булмаганлыгына.
Татар мәдәният учреждениеләреннән беренче һәм әлегә бердәнбер булып, Тубыл шәһәренең Себер татарлары мәдәният үзәге муниципаль мәдәният учреждениесе буларак яңадан рәсми теркәлү үтте.
- Инде хәзер безнең Үзәк бюджеты шәһәр хакимияте тарафыннан тулысынча финансланачак, бу исә Үзәкнең эшенә яңа уңай үзгәрешләр кертергә мөмкинлек бирә, - диде Тубыл Себер татарлары мәдәният үзәге директоры Сафиулла Ильясов.