Оренбургта «Ак хисләр» фестивале узачак

Оренбург өлкәсенең Әсәкәй районында өлкәнең татар җырчылары, сүз осталары, биючеләре җыела
(Казан, 23 гыйнвар, «Татар-информ», Гөлназ Шәйхи). 3 февраль көнне Оренбург өлкәсе Әсәкәй районының “Романтика” мәдәният йортында “Ак хисләр” дигән өлкә татар мәдәни фестивале узачак.
Фестивальне Оренбург өлкәсе мәдәният һәм сәнгать Департаменты, Бөтендөнья татар конгрессы, Әсәкәй районы татар милли мәдәни автономиясе, Әсәкәй районы хакимиятенең мәдәният бүлеге оештыра.
Фестивальнең максаты: татар халык иҗатын барлау, саклау, яңарту. Анда татар җыры, халык иҗаты, татар халык биюе, фольклор буенча номинация каралачак. Катнашучыларның яше 15 яшьтән алып 35 яшькә кадәр. Жюри рәисе Татарстанның халык артисты, Татар дәүләт гуманитар университеты доценты Миңгол Галиев.