Казанда музейлар эшчәнлегенә багышланган янә бер семинар узачак

Казанда музейлар эшчәнлегенә багышланган янә бер семинар узачак

(Казан, 23 гыйнвар, “Татар-информ”, Рәсилә Кәримова). 24-25 гыйнвар көннәрендә ТР Милли музеенда “Фандрайзинг һәм бүгенге көн музеенда проектлау” (“Франдрайзинг и проектирование современном музее”) дип исемләнгән семинар уза. Семинарда Казан музей белгечләре белән беррәттән, Россиянең кайбер төбәкләреннән килгән белгечләр дә катнашыр дип көтелә.

Семинар Владимир Потанинның хәйрия фонды тарафыннан үткәрелүче “Үзгәрүчән дөньяда үзгәрүчән музей” (“Меняющийся музей в меняющемся мире”) дип исемләнгән грант бәйгесенә әзерлек рәвешендә уза. Докладлардан тыш, анда төркемнәргә бүленеп, проект башлангычларын алга этәрү, хаталар өстендә эш, шулай ук төзәтмәләр кертү буенча да эш алып барылачак.