Яңавылда Кәүсәрия Шафикованы хөрмәтлиләр

Башкортстанның Яңавыл шәһәрендә бүген зур бәйрәм
(Уфа, 22 декабрь, “Татар-информ”, Фәнис Фәтхуллин). Башкортстанның Яңавыл шәһәрендә бүген зур бәйрәм.
Анда танылган татар шагыйрәсе Кәүсәрия Шафиковага 60 яшь тулу уңаеннан юбилей кичәсе үтә. Шушы бәйрәмдә катнашу өчен, Яңавылга Уфадан Башкортстан Язучылар берлегенең татар язучылары берләшмәсе рәисе Рәшит Сабит җитәкчелегендәге вәкиллек китте.
Рәшит әфәнде әйтүенчә, Кәүсәрия Шафикованы хөрмәтләү аның иҗат кичәсе сурәтендә үтә.
“Ихлас котлаулар, җыр-биюләр һәм шигырь укулар бу бәйрәмне бик матур итәчәк, - диде Рәшит Сабит “Татар-информ” хәбәрчесе белән әңгәмәдә. – Без Уфадан үзебезнең истәлекле бүләкләрне дә алып барабыз. Яңарак Башкортстанның Зәйнәп Биишева исемендәге “Китап” дәүләт нәшриятында Кәүсәриянең “Янымда тормыш шавы” исемле китабы басылып чыккан иде. Шуның 100 данәсен дә юбилярга күчтәнәч итеп алып барабыз”.
Кәүсәрия Фидаи кызы Шафикова авыр язмышлы милләттәшебез. Кечкенәдән үк хәрәкәтсез калып, урын өстендә яшәүгә мәҗбүр ителгән ул. Ничек кенә булмасын, язмыш сындырмады аны. Кәүсәрия Шафикова яхшы белем алды, әдәби иҗатка җитди тотынып, берничә китап бастырып чыгарды. Башкортстан Язучылар берлеге әгъзасы булган талантлы шәхес шигърияттә генә үзен танытып калмады, ә прозада да гүзәл әсәрләр иҗат итә. Аның шигырьләренә язылган дистәләрчә җырларны Башкортстан артистлары гына түгел, ә Татарстанда һәм башка төбәкләрдә яшәүче җырчылар да яратып башкара