Ульяновскида “Татар моңы” халыкара телевизион конкурсының сайлап алу туры

Ульяновски шәһәренең Татар мәдәни үзәгендә яшь башкаручыларның “Татар моңы” дип исемләнгән халыкара телевизион конкурсының сайлап алу туры булып узды
(Ульяновски, 22 декабрь, “Татар-информ”, Исхак Хәлимов) Кичә, 21 декабрьдә, Ульяновски шәһәренең Татар мәдәни үзәгендә иртәдән кичкә кадәр татар моңы хөкем сөрде. Биредә яшь башкаручыларның “Татар моңы” дип аталган халыкара телевизион конкурсының беренче, ягъни сайлап алу туры булып үтте. Милли җыр-моң бәйгесендә Волгоград, Самара, Ульяновски өлкәләренең һәм Мордовия республикасының үзешчән сәнгать осталары катнашты.
Татарстанның халык артисты Римма Ибраһимова җитәкчелегендәге абруйлы жюри көннең беренче яртысында ерак юлны якын итеп килгән ике дистәдән артык яшь башкаручы арасыннан татар моңына аеруча да гашыйк егет-кызларны сайлап алды. Дәрәҗәле бәйгенең лауреаты исеменә лаек табылучылар исә кич белән мәдәни үзәгебез сәхнәсендә чыгыш ясау бәхетенә ирештеләр.
Гала-концертка җыелган милләттәшләребезне беренче булып Татар мәдәни үзәгенең директоры Гөлсинә Герасимова сәламләде. Ул ифрат та мөһим чараның барлык иганәчеләренә дә олы рәхмәтен белдерде. Ә Ульяновски өлкәсенең Милли мәдәниятләрне яңарту һәм үстерү үзәге директоры Нурия Туркова әлеге конкурсның дәвамлы, озын гомерле булуын теләде. “Татар моңы” бәйгесе традицион халык мәдәниятен үстерүгә дә зур этәргеч бирәчәк, диде ул. Төбәк милли-мәдәни мохтәрияте рәисе Фәрит Әюпов исә яшь башкаручылар конкурсының сайлап алу турын уздыру урыны итеп нәкъ Ульяновски шәһәрен билгеләүчеләргә - ТРның Мәдәният министрлыгы белән Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчеләренә рәхмәт сүзләрен юллады.
Сәхнә түрендә иң әүвәл “Сембер” халык ансамбленең бию төркеме пәйда булды. Әлеге данлыклы коллектив татар халык биюен искиткеч оста башкарганнан соң, сүз Татарстанның атказанган артисты, Сембер татар сәхнәсе йолдызы Әлфия Рамазанованың сәләтле шәкертләренә бирелде. Һәм халкыбызның инде онытыла башлаган көй-моңнары ташкын сыман агылды да агылды. Мәктәп укучысы Ранис Габбасов “Сарман”ны сузды. Ул сәхнәдә үз-үзен чын артистларча тота белүе белән дә тамашачының игътибарын җәлеп итте. Ульяновски каласының моңлы сандугачлары Ильмира Җамалиева белән Ләйсән Газизова да һич сынатмадылар – “Синең язмышың мин” һәм “Озата барма” җырларын башкарып, көчле алкышларга лаек булдылар. Үткән елда “Җырлыйк әле!” телевизион конкурсында җиңү яулап кайткан Иске Кулаткы егете Радик Хисаметдинов бу юлы да уңышлы чыгыш ясады. Бүген Самара өлкәсенең Сызран шәһәрендә яшәп иҗат итүче сәхнә йолдызын “Кыр казлары” җырын гаҗәеп оста башкарган өчен алкышларга күмделәр.
Халыкара телевизион конкурсына Волгоград шәһәреннән дә вәкилләр килгән иде. Надия һәм Алия Сәмитовалар жюри әгъзалары игътибарына халкыбызның онытылмас җәүһәрләрен тәкъдим иттеләр. Моң сүзе бер генә телгә дә тәрҗемә ителми, ул – татар милләтенең рухи дөньясы, күңел көзгесе, без шушы гыйбарәдән чыгып эш итәбез, диде Волгоград татарларының горурлыгы булып исәпләнүче “Чишмә” ансамбленең җитәкчесе Луиза ханым Әблиева.
Сәхнәгә ап-ак костюмнан һәм түбәтәйдән килеп чыккан Алмаз Галиханов үзенең “Алма-атаның алмасы” белән Тольятти каласы татар сәхнәсенең дә талантларга бай булуын күрсәтте. Шул ук шәһәрдән “Ике йолдыз” дуэты исә “Гармун алыйк әле, дуслар”ны бүләк итте. Мордовия республикасы татарлары да төбәкара бәйгегә үз вәкилләрен юллаганнар – яшь башкаручы Альберт Карабановны шулай ук алкышлар белән каршы алдылар.
Гала-концертның ахырында сәхнәгә кабат бер-бер артлы хуҗалар үзләре – Ульяновски төбәгенең татар сәхнәсе йолдызлары күтәрелде. “Сембер” вокаль ансамбле һәм аның солистлары Алсу Альметова, Айгөл Камалетдинова, Җәмилә Мифтахованың чыгышлары да халыкның моңга сусаган күңелләрендә мәңге җуелмас хатирәләр калдырды.
Татарстанның халык артисты, жюри рәисе Римма Ибраһимова да семберлеләргә музыкаль күчтәнәчен әзерләп килгән иде. Ул “Киек казлар”ын башкарганнан соң, “Татар моңы” бәйгесе хакындагы уй-фикерләре белән дә уртаклашты.
- Күренекле композиторларыбыз Рөстәм Яхин, Мансур Мозаффаров, Салих Сәйдәшев һәм Сара Садыйкованың әсәрләре шундый дәрәҗәле конкурста катнашучылар тарафыннан бик аз башкарылуы, әлбәттә инде, канәгатьлек хисе тудырмый. Киләчәктә менә шуңа күбрәк игътибар бирсәгез иде, - диде Римма Ибраһимова, яшь башкаручыларга мөрәҗәгать итеп.
Татарстанның атказанган артисты Рөстәм Закиров исә милләттәшләребезне “Җомга көе” белән сөендерде.
Ниһаять, “Татар моңы” конкурсының икенче турына узучылар исемлеге белән таныштыру мизгеле дә килеп җитте. Ульяновски шәһәреннән Ильмира Җамалиева, Ранис Габбасов, Ләйсән Газизова, “Сембер” вокаль ансамбле һәм Волгоград каласыннан Надия Сәмитова, Сызраннан Радик Хисаметдинов киләсе елның март аенда мәркәзебез Казанда халыкара телевизион конкурсының гала-концертында чыгыш ясаячаклар. Жюри әгъзасы, “Татарстан – Яңа гасыр” телеканалының генераль директоры урынбасары Миләүшә Айтуганова җиңүчеләргә дипломнар һәм истәлекле бүләкләр тапшырды.