Уфадагы “Өмет” татар газетасы дусларын җыя

Башкортстанда татар телендә чыгучы “Өмет” яшьләр гәзите үзенең 85 еллык юбилеен билгели
(Уфа, 22 декабрь, “Татар-информ”, Фәнис Фәтхуллин). Башкортстанда татар телендә чыгучы “Өмет” яшьләр гәзите үзенең 85 еллык юбилеен билгели.
Шушы уңайдан гәзит редакциясе коллективы бүген зур бәйрәм оештыра. “Өмет” дусларын җыя” дип исемләнгән тамаша Уфа “Нур” татар дәүләт драма театрында үтәчәк.
Мәгълүм ки, Башкортстандагы яшьләр вакытлы матбугаты чишмә башы нәкъ менә татар телендә нәшер ителгән “Яшь юксыл” исемле гәзиттән башлана. 85 ел элек башланган ул игелекле гамәлне хәзер башкорт телендә чыгучы “Йәшлек” гәзите дә, урысча “Молодежная газета” да үзләренең тарихы башы дип исәпли. Аларның аерым чыга башлавы исә 1990 елга барып тоташа.
Шушы өч гәзит арасында “Өмет” татар яшьләренең абруе аеруча зур. Аның абунәчеләре ел саен 35-38 мең тәшкил итә. Әле киләсе елның яртысына да утыз меңнән артык кеше язылган аңа. Бүген кич үтәчәк бәйрәм кичәсе барышында да гәзиткә язылу оештырыла.
“Анда да байтак кеше язылыр әле. Гомумән, бу бәйрәм кичәсе бик күңелле булачак”, - ди “Өмет”нең баш мөхәррире Рәдис Ногманов. – Анда танылган татар җырчыларыбыз Айдар Галимов, Фидан Гафаров, Фәдис Ганиев, Лилия Биктимерова һәм башкалар катнаша. Сәнгать һәм матбугат бәйрәме булачак бу”.