Яңа елны – “Гасырлар чоңгылы”нда

Яңа елны – “Гасырлар чоңгылы”нда

(Казан, 22 декабрь, “Татар-информ”, Рәсилә Кәримова). 24 декабрь көнне “Казан Кремле” тарихи-архетиктура һәм сәнгать музей-тыюлыгы, “Витязь” хәрби-тарихи клубы белән берлектә, “Гасырлар чоңгылыннан” дип исемләнгән театральләштерелгән тамаша уздыра.

Бер генә көнгә исәпләнгән әлеге программаның асылы шуннан гыйбарәт: биредә катнашучылар Алтын Урда чорында “булачак”. Алар анда тарихи шәхесләр һәм яугирләр белән очрашып кына калмаячак, ә шул чордагы тормыш-көнкүреш шартлары белән дә танышып, кайбер һөнәрчелек өлкәсендә, шулай ук ул чордагы кул эшләре буенча да үзләрен сынап карый алачак. Дөресрәге, тамашада катнашучыларга Җучи Улусы акчасын да сугып карау мөмкинлеге дә булачак.