Гөлнара Рәшитованың яңа аудиоальбомы дөнья күрде

Гөлнара Рәшитованың яңа аудиоальбомы дөнья күрде

(Уфа, 22 декабрь, «Татар-информ», Фәнис Фәтхуллин). Башкортстанда яшәп иҗат итүче талантлы татар кызы, композитор һәм бихисап җырлар текстлары авторы Гөлнара Рәшитованың чираттагы аудиоальбомы дөнья күрде. “Җырлыйк әле, дускайлар” дип исемләнгән яңа альбомны Уфадагы киң билгеле “Моң” студиясе чыгарды. Андагы иң яңа җырларны танылган җырчылар Фәдис Ганиев, Лилия Биктимерова, Гөлсем Бикбулатова һәм башка популяр җырчылар башкара.

Гөлнара Рәшитова соңгы елларда җимешле иҗат итүче талант ияләренең берсе. Йөздән артык популяр җырларның сүзләре авторы ул. Җыр сәнгатенә дә ул нәкъ менә җырлар өчен язылган тирән эчтәлекле һәм халыкчан шигырьләр авторы буларак килеп кергән иде. Талантлы кеше һәр нәрсәдә талантлы була дигәндәй, соңрак Гөлнара туташ үзе дә шигырьләренә көйләр язарга остарып китте. Хәзер аның җырларын Башкортстан белән Татарстандагы күп кенә танылган сәнгать йолдызлары һәм яшь җырчылар башкара.

Күптән түгел Казандагы «Барс Медиа» студиясендә аның «Гөлнара Рәшитова җырлары» дип аталган альбомы да дөнья күргән иде. Әле Уфадагы “Моң” студиясендә дөнья күргән яңа аудиоальбомы да Г.Рәшитовага яңадан да канатланып җимешле иҗат итүгә илһам бирер.