«Тамыр» телеканалының «Бирешмә!» проекты Бронза Орфейга лаек булды

«Тамыр» телеканалы «Телевидение һәм тормыш: махсус проект» номинациясендә җиңде.
(Казан, 22 ноябрь, «Татар-информ»). «Башкортостан» телерадиокомпаниясенең «Тамыр» балалар-яшүсмерләр телеканалында эфирга чыгучы «Бирешмә!» проекты «ТЭФИ-Регион» бәйгесенең төп бүләге — Бронза Орфейга лаек булды. Бу хакта «Башинформ» агентлыгы хәбәр итә.Җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы Волгоградта узды. Анда Россиянең 70тән артык торак пунктыннан 126 телекомпания тәкъдим иткән 500гә якын эшкә бәя бирелде.«Тамыр» телеканалы «Телевидение һәм тормыш: махсус проект» номинациясендә җиңү яулады.