Самарада «Шигърият дөньясында» дигән бәйге узачак

Конкурс Самараның «Дуслык» төбәк иҗтимагый оешмасы һәм Самара өлкә татар милли-мәдәни автономиясе инициативасы белән үткәрелә.
(Казан, 22 ноябрь, «Татар-информ»). 24 ноябрьдә Самара шәһәренең «Яктылык» мәктәбе» муниципаль бюджет белем бирү учреждениесендә Самараның «Дуслык» төбәк иҗтимагый оешмасы һәм Самара өлкә татар милли-мәдәни автономиясе инициативасы белән «Шигърият дөньясында» дигән бәйге узачак. Бу хакта «Самара татарлары» сайты хәбәр итә.Бәйгедә 4 яшьтән 18 яшькә кадәрге балалар һәм яшүсмерләр катнаша ала. Катнашучыларны теркәү – 9.30, конкурс тыңлаулары 10.00 сәгатьтә башлана.Бәйгедә катнашу өчен гаризалар 22 ноябрьгә кадәр түбәндәге электрон почта буенча кабул ителә: [email protected]