«Ирек мәйданы» хореография фестивале Нурбәк Батулланың осталык дәресе белән башлана

«Ирек мәйданы» заманча хореография фестивале быел 12 - 16 декабрь көннәрендә Казанда үтә.
(Казан, 22 ноябрь, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). «Ирек мәйданы» заманча хореография фестивале быел Казанда Нурбәк Батулланың осталык дәресе белән башланып китә. Бу хакта фестивальнең программасын оештыручылар хәбәр итә.«Ирек мәйданы» заманча хореография фестивале быел 12 — 16 декабрь көннәрендә үтә. Фестиваль бишенче тапкыр үткәрелә. Ул заманча хореография өлкәсендә дөньякүләм танылган хореографларны берләштерә, дип вәгъдә итә оештыручылар. Фестивальнең төп идеясе — заманча һәм эксперименталь бию юнәлешендә эшләгән яшь хореограф һәм коллективларга иҗат потенциалын тормышка ашырырга мөмкинлек тудыру.«Ирек мәйданы» заманча хореография фестивале — Яшьләр проектлары бөтенроссия конкурсы җиңүчесе. Ул Россия яшьләр берлеге һәм Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы ярдәме белән оештырыла.Фестиваль 12 декабрьдә «Алтын битлек» театр премиясе лауреаты Нурбәк Батулланың осталык дәресе белән башланып китә. Дәрес Кариев театрында үтәчәк. «Пластик импровизация» авторлык мастер-классында катнашу өчен яшь чикләре 16+ дип белгеләнгән.Программада — хореограф, режиссер Александр Андрияшкиннан мастер-класс, сәнгать белгече Екатерина Васенинаның лекциясе. Фестиваль 16 декабрьдә Заманча хореография кичәсе белән тәмамлана.Фестиваль кысаларында Мария һәм Марсель Нуриевларның, Нурбәк Батулла һәм Антон Полодюкның, Илдар Алекбаевның һәм башкаларның иҗаты тәкъдим ителәчәк. Махсус кунаклар — «Солянка» бию проекты (Киров), Чиләбе заманча бию театры, Евгения Турушкина (Екатеринбург).