Нино Катамадзе: Казан – искиткеч гүзәл шәһәр

22 октябрьдә Insight ансамбле танылган джаз җырчысының Казанда концерты уза.

(Казан, 22 октябрь, "Татар-информ", Ольга Голыжбина). Казан – тормыш кайнап тора торган шәһәр. Җиһанда төрле мәдәният һәм дин тотучыларның үзара татулыгында яши торган башка җир юктыр. Бу хакта “Татар-информ” хәбәрчесенә танылган джаз җырчысы Нино Катамадзе Insight ансамбле белән традицион зур концерт куярга килгәч җиткерде.

Концерт исә бүген, 22 октябрьдә, “Пирамида” күңел ачу үзәгендә була.

“Без бирегә Insight белән беренче генә килүебез түгел, без монда ничек яшәгәннәрен тоябыз. Шушы илгә килгәч безнең үзебезнең туктый торган урыннар бар. Бу шәһәр – шундыйларның берсе.

Дөньяда төрле мәдәният һәм дин тотучыларның үзара татулыгында яши торган башка җир юктыр. Бу яшәеш сезнең җирне гаять зирәк һәм тирән холыклы итә”, - дип тәэсирләре белән бүлеште җырчы.