Кариевлылар Яңа елны ике премьера белән каршылый

Татар ТЮЗы “Куян Эдвардның гаҗәеп маҗаралары” һәм “Саранлыктан дару” әкиятләрен әзерли.

(Казан, 22 октябрь, "Татар-информ"). Габдулла Кариев исемендәге Казан татар дәүләт яшь тамашачы театры Яңа елга әзерлекне башлап җибәрде. Театр сайтында хәбәр ителгәнчә, быелгы бәйрәм нәни тамашачыларга бигрәк тә истәлекле булырга җыена - театр Яңа 2018 елны ике премьера белән каршыларга ниятли.

Яңа елда балалар һәм өлкәннәр өчен “Куян Эдвардның гаҗәеп маҗаралары” (Кейт Ди Камилло, сценарий һәм татарчага тәрҗемә Нәзифә Кәримова) әкиятен һәм нәни дусларыбызга “Саранлыктан дару” (Владимир Илюхов, татарчага тәрҗемә Халисә Уразова) музыкаль әкиятен тәкъдим итә.

“Куян Эдвардның гаҗәеп маҗараларында” Пелегрина әбекәй оныгы Абилинга фарфор уенчык бүләк итә. Куян Эдвардның гаҗәеп язмышы дуслыкны саклый белергә өйрәтә.

“Саранлыктан дару”да балалар Яңа ел алдыннан Кыш бабай өендә саранлыктан яшерелгән алтын ачкычны эзләү маҗараларын күрәчәк. Биредә алар әкият геройлары, хәтта Убырлы карчыкны да очраталар. Бик мавыктыргыч тамаша яшь дусларга ошар, дигән өметтә кариевлылар.

Шулай ук быел яңартылган вариантта “Әйдә барыйк, кызлар карыйк” (Разил Вәлиев) мюзиклы да күрсәтеләчәк.