Башкортстанда “Тамыр” телеканалы беренче яшүсмерләр телесериалын төшергән

“Тамыр” яшүсмерләр телевизион каналы башкорт телендә 10 сериядән торучы беренче “Бирешмә!” (“Дерзай!”) телесериалын төшергән.

(Казан, 22 октябрь, "Татар-информ"). Башкортстан Республикасының “Тамыр” яшүсмерләр телевизион каналы башкорт телендә 10 сериядән торучы беренче “Бирешмә!” (“Дерзай!”) телесериалын төшергән, дип хәбәр итә “Башинформ”.

Фильм җырчы булырга хыялланган, әмма әти-әниләре музыка көллиятенә керүне тыйган яшьләр турында. Алар, әти-әниләре ниятләвенчә, нефтьче, юрист, икътисадчы булырга тиеш. Яшьләр исә бернигә дә карамастан хыялларын тормышка ашырырга уйлый – биш яшьтән җырлаучы яшүсмерләр уникаль альбом яздырып, әти-әниләрен үз теләкләренә күндермәкче.