С.Безруков: “Реальная сказка” фильмы акыллы, фәлсәфи килеп чыкты – яшь буынга шундый кино кирәк”

Үзебезнең илдә төшерелгән киноны күтәрергә, бу эшне дәвам иттерергә кирәк, бигрәк тә балалар өчен төшерә торганнарын туктатырга ярамый дип саный аның генераль продюсеры, сценарийчы
(Казан, 22 октябрь, “Татар-информ”, Миләүшә Низаметдинова). Бүген, Казанның “Родина” кинотеатрында“Реальная сказка” кинофильмы премьерасыннан соң, аның генераль продюсеры, сценарий авторларының берсе һәм актер Сергей Безруков, режиссер һәм сценарий автордашы Андрей Мармонтов, продюсерлар Игорь Сивов һәм Евгений Улюшкин, фильмга музыка язган якташыбыз композитор Марат Фәйзуллин, баш рольны уйнаган Максим Шибаев, актриса Ирина Безрукова белән матбугат конференциясе үткәрелде.

Бу проект, минем өчен, бары кино гына булудан күпкә артык, чөнки бүген үзебезнең илдә төшерелгән киноны күтәрергә, бу эшне дәвам иттерергә кирәк, бигрәк тә балалар өчен төшерә торганнарын туктатырга ярамый, дип саный Сергей Безруков. “Хәзерге заманда балаларны, яшьләрне күрмибез, ә алар үз кабыкларына бикләнә бара, димәк, киләчәгебезне күрмибез-искәрмибез. Тәкъдим ителә торган киноларда күңел ачулар артык күп, ләкин алга таба болай булмый, ә безнең фильм-әкият акыллы, фәлсәфи килеп чыкты – яшь буынга шундый кино кирәк”, - ди ул.

Мәктәп баласы Александр ролен башкарган Максим Шибаев булмаса, әкият бөтенләй башкача килеп чыгар иде, ул чакта аңа 14 яшь булса, хәзер яшь егет булып буй җитте инде, ләкин шундый сәләте белән артист булу турында түгел, ә физик инженер булу хакында уйлый, дип, Андрей Мармонтов яшь артистны кыстап карады. Аның сүзләренчә, Максимның кинога бу беренче генә төшүе түгел – “Золото” яки “Дикое счастье”, “Изгнание” һ.б фильмнарда рольләре бар.

Тагын шунысы бар: Американың поп-корн ашап, күңел ачып кына утыруга корылган һәм 14-25 яшьлекләргә йөз тоткан прокат фильмнары арасыннан илебез кино базарына бәреп чыгар өчен, үзебезнең илдә төшерелгән балалар киносы, әкиятләр, үзебездә иҗат ителгән фильмнар өчен әле көрәшәсе бар, дип саныйлар авторлар. С.Безруков, дәүләт кинога күңел ачу чарасы гына дип түгел, идеология, культура буларак карамый торып, бу мәсьәләдә вазгыять үзгәрмәячәк, дигән фикердә. Кино төшереп тә без фильмның прокатка чыга алырмы-юкмы икәнлеген белмәдек - моннан 3 көн генә элек мәгълүм булды, инде кешеләрнең кинотеатрларга килеп каравы, фильм аша балалары белән әңгәмәләшәсе, аның турында сөйләшүләре кирәк. “Соңгы ике ел ярымда төннәрен юньләп йокламый, аннан акча йолкып, моннан кирәген юнәтеп һәм сәламәтлегебез бәрабәренә төшердек, фильм әзер, җәмәгать, килегез, карагыз һәм рухи файдасын күрегез! Бу “кощейлар дөньясы” җиңмәсен өчен кирәк, иң мөһиме – үзеңне биләп алган “кощей”ны юк итү өчен”, – дип чакыра Сергей Безруков.

Киң прокатка исә “Реальная сказка” әкият-фильмы 3 ноябрь көнне чыгарылачак. Хәзерге вакытта аның 350 копиясе бар, димәк, аны илнең шуның кадәр үзәк кинотеатры тамашачыларына тәкъдим итә алачак, шул исәптән киноның төп өлеше төрешелгән Казанда да, ләкин реклама җитми аңа. Ни үкенеч, илебездә төшерелгән балалар киносы белән прокатта без бердәнбер, диләр киночылар.

Фильм Татарстан ЮХИДИ идарәсе бинасы, “Казан ярминкәсе” күргәзмәләр үзәге һ.б. урыннарда төшерелгән булып, шул рәвешле, Казан тарихка кереп калды булып чыга. “Казан – ул дөньяның барлык шәһәрләре фактурасы тупланган кала: анда Мәскәү, Санк-Петербург, теләсә кайсы Европа шәһәре чалымнары бар, шулай булгач, теләсә нәрсә төшереп була. Ә табигатен әйтеп торасы да юк, - ди С.Безруков. – Тумышым белән Идел буеннан мин, бу җирлектә Идел, Кама киңлекләре, зәңгәрләнеп-агарып торган офык, урманнар – болар барысы да әкияти мохит, башка төштән эзләп торасы да юк”, - дип канәгатьлек белән сөйләде ул. Шуларга өстәп, “Реальная сказка” фильмындагы кебек битараф булмаган кешеләрне нәкъ Казанда, Татарстанда таптык: фильм төшерү идеясе белән илебезнең кайсы гына шәһәрендә тәкъдим итеп карамадым, ләкин Казанда гына аңлау һәм теләктәшлек таптым: әйе, безгә, балаларыбызга бу фильм кирәк, диделәр. Шуның өчен Татарстан җитәкчелегенә, мэрга, химаячеләргә рәхмәт, ди С.Безруков.

Казаннан соң премьера белән киночылар Санкт-Петербургка, Днепропетровскига сәфәр чыгачак. Ләкин хыял-омтылышларын тормышка ашырырга ярдәм иткән Казан киночылар күңеленнән чыкмаячак, алга таба да өметләндереп торачак – монысы хак. Чөнки иҗат һәм хезмәт җимешләрен уңышлы иткән кала фильм һәм “Реальная сказка” фильмы премьерасыннан соң Казан тимерчесе Алмаз белән бергәләп Ирина һәм Сергей Безруковлар парлашып чүкегән бәхет дагасы, соңгысы җәмәгате өчен металлдан койган роза чәчәге искәртеп торачак.