Опера һәм балет театры солисты Артур Исламов Р.Яхин исемендәге халыкара конкурс җиңүчесе

Татар композиторының 90 еллыгына багышланган конкурс Казанда 15-20 октябрьдә узды

(Казан, 22 октябрь, "Татар-информ"). Муса Җәлил исемендәге Татар опера һәм балет академия театры солисты Артур Исламов Р.Яхин исемендәге III Халыкара конкурсында җиңде.

Татар композиторының 90 еллыгына багышланган конкурс Казанда 15-20 октябрьдә узды. Конкурста Россия шәһәрләре һәм БМО илләреннән яшь җырчылар һәм концертмейстрлар катнашты. Конкурс 3 турда узды, финалга 6 дуэт кына кертелде.

Санкт-Петербург консерваториясе профессоры Тамара Новиченко җитәкчелегендәге жюри Казан консерваториясе студентлары Артур Исламовның (баритон) һәм Кирилл Егорычевның (фортепиано) чыгышларын иң яхшы дип тапты.

Җиңүчеләргә дипломнар һәм 200 мең сум акча тапшырылды, дип хәбәр итә театр матбугат хезмәте.