Казанда “Реальная сказка” кинофильмының премьерасы булды

Үсмерләргә бүген акны карадан аера белергә әкият теле белән төшендерә торган картина булып чыккан ул
(Казан, 22 октябрь, “Татар-информ”, Миләүшә Низаметдинова). “Реальная сказка” кинофильмы төшерелеп бетеп, бүген Казанның “Родина” кинотеатрында (Бауман ур., 44/8) аның премьерасы тәкъдим ителде. Премьераның республикабыз башкаласында булуы исә фильмның төп өлеше Казанда төшерелү белән аңлатыла.

Премьера уңаеннан оештырылган тантанага кинотеатр ишеге төбеннән үк сузылган кызыл келәмнән казанлыларның, рус халык әкиятләренең “Реальная сказка”да катнашкан геройлары сәламләвен кабул итеп, Казанның “Мураками” төркеме җырлап торган сәхнәгә менгән киночылар исеменнән генераль продюсер, сценарий авторларының берсе һәм актер Сергей Безруков: “Бу бәйрәмне көттек, бәхеткә, көтеп алуга ирештек. Фильм төшерү барышындагы ике ел ярым эчендә күп энергия, акча һәм нервалар китте, ләкин Казанга булган мәхәббәтем тоныкланмады. Мин Казанны бик яратам!” – дип таныды. Америка киносы дөньяны басып алган заманда соңгы елларда үзебезнең илдә төшерелгән бердәнбер әкият бу һәм ул - Татарстан башкаласы Казанда! Кино төшерүдә ярдәм күрсәткән Татарстан җитәкчелегенә, Казан мэриясенә рәхмәт, диде С.Безруков.

Мэр Илсур Метшин исә, без барыбыз да – балалар: зур һәм кечкенә балалар, фильм безгә, чыннан да, бик кирәк, диде. “Хәзерге заманның шундый бөек артисты Сергей Безруков безгә килеп, шундый проект тәкъдим итеп, бөтен күңелне биләп алды. Әкиятне Казанда төшерергә тәкъдим итеп, безнең өскә дә җаваплылык өстәде, аның каравы, нинди шәп килеп чыкты. Дөресен әйтим, кино төшерүнең шулкадәр авыр эш икәндер дип уйламый идем. Ният-хыялларның тормышка ашуына бик шатбыз”, - диде һәм хезмәтләре өчен рәхмәт әйтте.

Балалар өчен дип төшерелсә дә, фильм аудиториясе шактый киң булачак, чөнки ул - гаилә белән барып карый торган һәм әхлак нормаларына җавап бирә алырлык фәлсәфи эчтәлекле әйбәт киноәсәр. Дәүләт сәясәтенә ишарә, саф күңелле намуслы кешегә хакимият карашы, социаль һәм әхлак проблемалары, туганлык җепләре – барысы да чагылыш тапкан. “Борын-борын заманда...” дип әкияттән бүгенге чынбарлыкка күчеш түгел, ә бүгенге көн белән әкият буталып бетеп, мәкерлек баскан заманда бетүгә таба барганда, классик әкият һәм былина геройлары деградацияләндерелгәндә сеңелесе урланган мәктәп баласы Александрга (Максим Шибаев) кем ярдәмгә килер? Шулай да, игелеклелек өскә чыгармы, әллә...

Фильм тамашачыны шуның белән тотып-каптырып, тын да алырга бирми. Чөнки анда “Русский век” корпорациясе башлыгы булып алган һәм әкияттәге сыйфатларын югалтмаган олигарх Кощей Бессмертный (Леонид Ярмольник) мәкеренә буйсыдырылган укытучы Василиса Премудрая (Ирина Безрукова), десантчы Иван-Дурак (Сергей Безруков), олигархка хезмәт итүче 3 батыр - Илья Муромец, Алеша Попович, Дорыня Никитич, сукбай-бомж Леший (Георгий Штиль), Убырлы... Сюжетның кискен борылышы, утлы һәм салкын коралдан атулар, кылычка кылыч килүләр, шартлатулар – һәммәсе дә прокатка исәпләнгән заманча кино стандартларына җавап бирә торган.

Гомумән, үсмерләргә бүген акны карадан аера белергә әкият теле белән төшендерә торган картина ул. Моның шулай икәненә мэр Илсур Метшин җитәкчелегендә Башкарма комитет подразделениеләре башлыклары, ТР буенча эчке эшләр министры Әсгать Сәфәров, журналистлар да инанды. Пермьерадан соң киночылар белән матбугат конференциясе үткәрелде. Аерым алганда, анда генераль продюсер, сценарий авторларының берсе һәм актер Сергей Безруков, режиссер һәм сценарий автордашы Андрей Мармонтов, продюсерлар Игорь Сивов һәм Евгений Улюшкин, фильмга музыка язган казанлы композитор Марат Фәйзуллин, баш рольны башкарган Максим Шибаев, актриса Ирина Безрукова катнашты.

Киң прокатка исә “Реальная сказка” әкият-фильмы 3 ноябрь көнне чыгарылачак.