Таузар авылына “Сөембикә” журналы кунакка кайтты

Кичә Балтач районы Таузар авылы халкы өчен кызыклы, мәгънәле очрашу кичәсе узды
(Казан, 22 октябрь, “Татар-информ”, Гөлназ Шәйхи). Кичә Балтач районы Таузар авылы халкы өчен кызыклы, мәгънәле очрашу кичәсе узды.
Таузар мәдәният йортына авыл халкы, шулай ук тирә-күрше авыллардан да олысы, кечесе 80 елдан артык тарихлы “Сөембикә” журналы хезмәткәрләре белән күрешергә җыелды. Бирегә Казаннан журналның баш мөхәррире, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Фирая Бәдретдинова, “Сөембикә”нең баш мөхәррир урынбасары, танылган язучы Марат Әмирханов, фоторәссам Газинур Хафизов, журналның даими авторлары - техник фәннәр докторы Азат Зыятдинов, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетының матбугат үзәге җитәкчесе Гөлназ Шәйхиева кайткан иде.
Әлеге кичәдә милли матбугат, татарның үткәне, бүгенгесе турында сүз барды. Бу бәйрәмчә рухта узган очрашуны моңлы, дәртле җырлары, шаян сүзләре, уйландырырлык шигырь укулары белән Татарстанның халык артистлары Фердинанд Сәлахов һәм Рәшит Сабиров бизәде. Җылы мөгамәләдә узган бу чарадан авыл халкы оештыручыларга, килгән кунакларга рәхмәт әйтеп таралышты.