Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татар интеллигенциясенең тарихи «Шәрыкъ клубы»нда киләчәктә спектакльләр уйналачак
Экскурсияләр көн саен 13 сәгатьтән 20 сәгатькә кадәр Татарстан урамы, 8нче йорт адресы буенча үткәрелә.
(Казан, 22 сентябрь, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Камал театры «Шәрыкъ клубы» татар театры тарихының интерактив мультимедиа комплексында эшләтеп җибәрде. Алга таба оештыручылар анда спектакльләр куярга вәгъдә бирә.
«Бу сәхнәдә спектакльләр уйнаячакбыз. Килүче төркем барысын да карап чыкканнан соң яңадан бу бүлмәгә әйләнеп кайта да 20-30 минутлык спектакль карый ала», — диде Камал театрының баш режиссеры Фәрит Бикчәнтәев.
Ул әлеге сәхнә репертуарына мисал итеп беренче уйналган драма әсәрләреннән «Рәдде бичара кыз»ны, Галиәсгар Камалның «Беренче театр» һәм башка әсәрләрен китерде.
«Сәйяр» труппасы бит нәкъ менә шушында уйнаган. Безнең спектакльләрне нәкъ шул вакытта уйналганча итеп торгызасыбыз килә. Айга бер-ике мәртәбә уйнарбыз дибез. Әлбәттә, ул очракта билет бәясе 300 сум гына булмас», — диде баш режиссер.
«Шәрыкъ клубы» татар театры тарихының интерактив мультимедиа комплексы төрле яшьтәгеләр өчен кызыклы итеп эшләнгән. Биредә балалар өчен уен форматы да бар. Электрон форматта һәм чын-чынлап театр костюмнарын киеп фотога төшәргә мөмкин.
Экскурсияләр көн саен 13 сәгатьтән 20 сәгатькә кадәр Татарстан урамы, 8нче йорт адресы буенча үткәрелә. Вакыт экскурсияләрдән соң театрга спектакль карарга керү мөмкинлеген күздә тотып шулай билгеләнгән.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз