news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Ирада Әюпова урам артистлары эшчәнлеген җайга салу буенча үз фикерен белдерде

Урам артистлары эшчәнлеген җайга салу идеясен министр өч сәбәп өчен хуплый.

(Казан, 22 сентябрь, «Татар-информ», Лилия Шәйхетдинова). Татарстанның мәдәният министры Ирада Әюпова «Татар-информ» агентлыгының баш мөхәррире Ринат Билаловка биргән интервьюсында урам артистларының эшчәнлеген тормышка ашыруга карата Казан Мэриясе билгеләнгән яңа кагыйдәләр турында үз фикерен әйтте.

«Бу мәсьәләнең тиз хәл ителәчәгенә шикләнәм, чөнки җәмгыятьнең һәм мәдәниятнең хокукый нигилизмны хуплый торган билгеле бер пласты бар. „Мин акча таләп итмим, димәк беркемгә дә берни дә тиеш түгелмен“, — дип саный алар. Монда бик күп нюанслар һәм нечкәлекләр бар, аларны бик сак кына җайга салырга кирәк», — диде министр.

Урам артистлары эшчәнлеген җайга салу идеясен министр өч сәбәп өчен хуплый.

«Беренчедән, әгәр ниндидер эшчәнлек рәсми дәрәҗәдә җайга салынмый икән, аны шәхси затлар көйли башлый һәм еш кына бу алымнар „үтә күренмәле“ дә булмый. Икенчедән, репертуар авторлык хокукларын саклау буенча закон таләпләренә туры килергә тиеш. Өченчедән, урам артистлары арасында конфликтлар, шәһәр урамнарында какофония барлыкка килмәсен өчен мәйданчыклар регламентациясе булырга тиеш», — дип саный министр.

Әмма теләсә нинди артык прессинг латент күренешләр килеп чыгуны арттыра, диде министр. «Урам артистларын аларның эшчәнлекләрен җайга салуны – иҗатларын тыю ысулы түгел, ә аларны һәм тирә-юньдәгеләрне хокукый дәрәҗәдә яклау алымы икәненә ышандырырга кирәк. Дәүләтнең төп миссиясе шуның белән бәйле», — диде Ирада Әюпова.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100