news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Ирада Әюпова: «Пушкин картасы» мәдәният оешмаларының бизнес-фикерләвен булдыра

Ул әлеге проектның концепциясе ихтыяҗны арттырып, мәдәният өлкәсенә ярдәм итүгә юнәлгән дип әйтте.

(Казан, 22 сентябрь, «Татар-информ», Лилия Шәйхетдинова). Татарстанның мәдәният министры Ирада Әюпова «Татар-информ» агентлыгының баш мөхәррире Ринат Билаловка биргән интервьюсында Россия Президенты Владимир Путин тарафыннан булдырылган «Пушкин картасы» проектының республикадагы мәдәният оешмалары алдында нинди мөмкинлекләр ачуын сөйләде.

«Теләсә кайсы оешманы финанслау күләмен бюджет акчалары хисабына гына арттырып, без алар тәкъдим итә торган продуктны конкуренциягә сәләтле итмибез. Әмма билгеле бер максатчан аудиторияне субсидияләп, без оешмаларны конкрет категория кешеләр өчен яхшырак һәм кызыклырак итәргә этәрәбез», — дип саный министр.

Ул әлеге проектның концепциясе ихтыяҗны арттырып, мәдәният өлкәсенә ярдәм итүгә юнәлгән дип әйтте.

«Пушкин картасы» күпмедер дәрәҗәдә безнең оешмаларның бизнес-фикерләвен булдыра, ә бу безнең тармакта чыннан да җитеп бетми», — диде Ирада Әюпова. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100