Төрки халыкларның “Нәүрүз” театр фестивале киләсе елда Казанда узачак

Ул бераз башкачарак форматта узар дип уйланыла, ди Г.Камал театры директоры Шамил Закиров
(Казан, 22 сентябрь, “Татар-информ”, Рәсилә Кәримова). “2009 елның 25 маеннан алып 5 июньгә кадәр Казанда төрки халыкларның “Нәүрүз” дип исемләнгән Халыкара театр фестивален уздыру күздә тотыла. Россия мәдәният министрлыгы, “Төрексой” оешмасы һәм ТР Мәдәният министрлыгы ярдәме белән оештырылачак әлеге чарага Ауропаның иң яхшы театр коллективларын да чакыру планлаштырыла”, - дип, “Нәүрүз” фестиваленең форматына үзгәртү кертеләчәген белдерде бүген Камал театрында узган матбугат очрашуында театр җитәкчесе Шамил Закиров.
Аның әйтүенчә, “Нәүрүз” фестивале Камал театрының сезон ябылышына туры киләчәк һәм башкалада үзенә күрә бәйрәм булачак.