Галиәсгар Камал театры Брестта узган фестивальдән Гран-при яулап кайтты

“Кара чикмән” спектаклендә актер Искәндәр Хәйруллин “Иң яхшы ир-ат роле” номинациясендә грамотага лаек булган
(Казан, 22 сентябрь, “Татар-информ”, Рәсилә Кәримова). Билгеле булганча, 12-19 сентябрь көннәрендә Беларуссиянең Брест шәһәрендә “Белая вежа” дигән XIII Халыкара театр фестивале узды. Болгария, Алмания, Израиль, Корея, Литва, Молдовия, Польша, Россия, Словакия, Украина, Япония, Франция, ягъни барлыгы 26 илнең театрын бер мәйданга берләштерүче әлеге чарада Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры осетин драматургы Геор Хугаев пьесасы буенча куелган “Кара чикмән” спектаклен тәкъдим итте һәм Гран-прига лаек булды.
Фестивальдә катнашкан барлык театрларның да чыгышын карап барган Камал театры директоры Шамил Закиров: “Бер дә икеләнмичә, барлык театрлар арасында үзебезнең артистларның чыгышы иң яхшысы булды дип әйтә алам. Чөнки пьеса буенча да, режиссура ягыннан да без аерылып тордык”, - дип билгеләп үтте бүген театрда узган матбугат очрашуында.
Шунысын билгеләп үтәргә кирәк: “Кара чикмән” — Россия һәм халыкара күләмдә узган күп кенә театр фестивальләрендә югары бәя алган сәхнә әсәре. Брестта узган фестивальгә ул сайлап алу комиссиясе тарафыннан тәкъдим ителгән. “Югыйсә, “Кара чикмән”нән башка, әлеге чарага без “Гөлҗамал”, “Телсез күке” һәм “Өч сеңел” спектакльләренең дә язмаларын юллаган идек. Сайлап алу комиссиясе “Кара чикмән”не сайлады”, - диде Фәрит Бикчәнтәев.
Фестивальдә спектакль генә бүләккә ия булып калмаган. Актер Искәндәр Хәйруллин “Иң яхшы ир-ат роль” номинациясендә махсус грамотага лаек булган. “Әлеге уңыш — бер минеке генә түгел. Бу бүләк — барлык иҗат коллективыныкы”, - ди актер һәм үзенең иҗатташларына рәхмәт белдерде.
Матбугат очрашуында хәбәр ителгәнчә, “Камал”лылар Польшага да чакыру алган икән. Анда да күп тапкырлар уңышларга ирешкән “Кара чикмән” спектаклен алып бару күздә тотыла.