Язучылар берлегендә хикәя жанрын тикшерүгә багышланган утырыш узды

Язучылар берлегендә хикәя жанрын тикшерүгә багышланган утырыш узды

(Казан, 22 сентябрь, «Татар-информ», Рәис Габдулла). Кичә Татарстан Язучылар берлегендә проза остаханәсенең быелгы сезондагы тәүге утырышы үткәрелде. Утырышта остаханәнең еллык эш планы кабул ителде, хикәя жанры алдында торган таләпләр һәм бурычлар билгеләнде, әлеге жанрны тагын да үстерү буенча эшлекле тәкъдимнәр яңгырады.

Язучылар берлеге рәисе урынбасары Факил Сафин әйтүенчә, бүгенге көндә татар әдәбиятында хикәя жанры сизелерлек үсеш-үзгәреш кичерә, язучыларыбыз аңа бик теләп мөрәҗәгать итә. «Казан утлары», «Мәйдан», «Идел», «Мирас», «Мәдәни җомга», «Ватаным Татарстан», «Шәһри Казан» кебек газета - журналларда хикәяләрнең даими басылуы, әлеге жанр буенча төрле конкурс-бәйгеләр үткәрелүе дә шуны раслый. Быелның ноябрь аенда Язучылар берлегендә хикәя жанры турында зур сөйләшү булачак. Әлеге утырыш берникадәр шуңа әзерлек рәвешендә дә үтте, диде Факил Сафин.

Фикер алышуда Зәки Зәйнуллин, Мәгъсүм Хуҗин, Факил Сафин, Солтан Шәмси, Данил Салихов, Шәмсия Җиһангирова, Зиннур Хөснияр кебек танылган язучылар катнашты. Утырышны проза остаханәсе җитәкчесе, күренекле әдип Марсель Галиев алып барды.

Бүген исә Татарстан Язучылар берлегендә танылган шагыйрь Зиннур Мансуров җитәкчелегендәге шигърият остаханәсенең утырышы уза.