Шәрык бию үрнәкләренә өйрәтүче курслар ачыла

Шәрык бию үрнәкләренә өйрәтүче курслар ачыла

(Казан, 22 сентябрь, «Татар-информ», Рәсилә Кәримова). Агымдагы елның октябрь аеннан «Казан» милли үзәгендә гарәп бию үрнәкләрен үзләштерергә теләүчеләр өчен курслар ачыла. Дәресләрне быел да «Казан» бию ансамбле җитәкчесе Чулпан Закирова алып барачак. Курслар атнага ике тапкыр узачак.

Әлеге бию курсы узган ел «Казан» милли-мәдәни үзәгендә оештырылган иде. Курсларга йөрүчеләрнең күбесе утыз яшькәчә яки аннан өлкәнрәк хатын-кызлар. Беренче ел гына булуга карамастан, бирегә йөрергә теләүчеләрнең саны шактый күп булган. Ләкин шөгыльләнү залы кечкенә булу сәбәпле, аларның санын чикләргә туры килгән. «Казан» милли-мәдәни үзәгеннән алынган мәгълүматларга караганда, курсларга йөрергә теләүчеләр хәзердән үк күп, ләкин аларның барысын да кабул итү мөмкин булмаячак икән.