Гариф Ахуновның тууына 80 ел тулуны билгеләп уздылар

Гариф Ахуновның тууына 80 ел тулуны билгеләп уздылар

(Казан, 22 сентябрь, «Татар-информ», Гөлнар Гаттарова). Кичә Габдулла Тукайның Казандагы әдәби музеенда Татарстан Республикасының халык язучысы, Габдулла Тукай исемендәге дәүләт бүләге лауреаты Гариф Ахуновның тууына 80 ел тулуга багышланган әдәби-музыкаль кичә булды. Аны музей директоры, шагыйрь Рәмис Аймәт алып барды.

Кичәне 3 нче балалар музыка мәктәбенең триосы — скрипка һәм фортепианода уйнаучы музыкантлар ачып җибәрде. Алар Гариф Ахуновның яраткан композиторы Рөстәм Яхин көйләрен уйнады. Кичә барышында мәрхүм әдипнең чордашлары, дуслары, шагыйрь һәм язучылар Шәүкәт Галиев, Туфан Миңнуллин, Ренат Харис, Мәгъсүм Гәрәев, Лерон Хәмидуллин, Мөҗип Низамиевлар чыгыш ясады. Татарстанның халык язучысы, драматург Туфан Миңнуллинның сүзләре, бигрәк тә ихлас яңгырады. Ул Гариф Ахуновның уңай якларын да, тискәре сыйфатларын да искә алып, язучының үзенчәлеген аерып күрсәтте. Аның фикеренчә, Гариф Ахунов дин әһелләрен күтәрүче язучыларның берсе. Моны ул «Габбас хәзрәт» әсәре аша дәлилләп бирде. Габбас хәзрәт ролен уйнаган театр артисты Әсхәт Хисмәт тә төп рольне башкаручы буларак, горурлык хисләрен белдерде. Гариф Ахунов ун ел язучылар оешмасын җитәкләгән һәм рәссам, композиторлар белән тыгыз элемтәдә торып, иҗат портретлары язган, Шолохов иҗатына мөкиббән булып, аның «Тихий Дон» әсәрен тәрҗемә итүче буларак та билгеле. Ә тормыш иптәше Гөлшаһидә Максудова исә, Г. Ахуновны яраткан ире итеп искә алды. Арча районы зиратында Ахуновлар каберләрен чистарткан өчен Арча хакимиятенә рәхмәтен җиткерде. Тиздән райондагы урамнарның берсенә язучының исеме биреләчәк. Кичәдә кызы Наилә Ахунова да әтисе турында хатирәләрен яктыртты, ул «Ак карга» әдәби берләшмәсенең җитәкчесе. Ахуновлар гаилә галереясеннән күргәзмә дә кунаклар күңеленә хуш килде. Тиздән язучының иҗатына багышлап, үз эченә 100 дән артык истәлек керткән «Яшьнәп үткән гомер» исемле китап дөнья күрәчәк.