Чаллының талантлы яшьләре “Росинка” лагерына форумга җыелды

Чаллының талантлы яшьләре “Росинка” лагерына форумга җыелды

(Чаллы, 22 сентябрь, “Татар-информ”, Илисә Ганиева). Бүген Чаллының “Росинка” сәламәтләндерү лагерында “Яшьләр Чаллы мәдәнияте өчен” шигаре астында шәһәрнең иҗади яшьләре форумы башлана. Форумның максаты - яшьләр фестивальләрен үткәрү идеяләрен үстерү, шәхеснең рухи асылын яңарту, шәһәр яшьләренең иҗат потенциалын үстерү һәм ачу, талантлы коллективлар һәм башкаручыларны ачыклау, аларның профессиональ дәрәҗәсен күтәрү, киң җәмәгатьчелек игътибарын талантлы яшьләр проблемаларына җәлеп итү.

Форумда 70 кеше – иҗади коллективлар, берләшмәләр, студияләр, продюсер үзәкләре җитәкчеләре һәм активистлары катнаша. Форум программасында – шәһәрнең яшьләр эшләре идарәсе, префектуралар җитәкчеләре һәм белгечләре, “Русское радио - Чаллы” командасы белән очрашу. Талантлы яшьләрне интеллектуаль һәм күңел ачу уеннары, вокал, хореография, актерлык осталыгы, сәхнә образы төзү, концерт программалары һәм массакүләм чаралар оештыру буенча мастер-класслар көтә.