Беренче Казан сериалы — «Любовь по заданию» 3 октябрьдә эфирга чыгачак

Беренче Казан сериалы — «Любовь по заданию» 3 октябрьдә эфирга чыгачак

(Казан, 22 сентябрь, «Татар-информ», Гөлнар Гаттарова). Бүген «Караван» сәүдә үзәгендә «Любовь по заданию» исемле телевизион комедияле сериалын тәкъдир итүгә багышланган матбугат конференциясе булып узды.

Башкалабызда тәүге тапкыр «Griffion Studio» Казан студиясе һәм «Яңа гасыр» телекомпаниясе бергәлегендә төшерелүче сериал 3 нче октябрьдә «Яңа гасыр» каналында дөнья күрәчәк. Конференциядә сериалда төп рольне башкаручылар ТЮЗ артистлары, ярдәм иткән иганәчеләр, «Яңа гасыр» телерадиокомпаниясе генераль директоры урынбасары Миләүшә Айтуганова катнашты. Сериалның режиссеры һәм продюссеры Алексей Барыков тәкъдир итүгә килгән кунакларның күпсанлы сорауларына җавап бирде. Иганәчеләргә килгәндә, «Транзит» кунакханәләр комплексы, «Олероли» чиста су сәүдә маркасы, «Караван» сәүдә үзәге җитәкчеләре сериалны әзерләүдә булышканнарына бик шат. Сериал 12 сериядан торачак һәм татар теленә дә тәрҗемә ителәчәк икән. Фильм дүшәмбедән башлап пәнҗешәмбегә кадәр өч атна дәвамында күрсәтеләчәк.