Башкортстанда татар китапларын чыгару артырмы?

Башкортстанда татар китапларын чыгару артырмы?

(Уфа, 22 сентябрь, “Татар-информ”, Фәнис Фәтхуллин). Башкортстан Язучылар берлегенең татар язучылары берләшмәсе җәйге яллардан соң үзенең беренче утырышын үткәрде. Көн тәртибенә берничә мәсьәлә кертелгән иде. Әмма төп сөйләшү, нигездә, шуларның берсе тирәсендә барды. Башкортстанда татар китапларын чыгару проблемасына киңрәк тукталды иҗат әһелләре.

Башкортстанда яшәп иҗат итүче татар прозаиклары һәм шагыйрьләре күп кенә. Аларның киңкатлам укучылар игътибарына тәкъдим итәрлек укымлы әсәрләре дә бихисап. Әмма алар үз иҗат җимешләрен китап итеп бастыра алмый. Башкортстан китап нәшриятына тапшырылган кульязмаларның кайберләре бишәр-унар ел ята. Менә шушы хәл Башкортстан Язучылар берлегенең татар язучылары берләшмәсе әгъзаларын күптән борчый иде инде. Чираттагы сөйләшүне шушы темага багышларга булдылар.

Башкортстандагы татар әдәбиятының бүгенге хәле хакында, китаплар нәшер итү проблемалары турында фикер алышуга әдипләр төпле әзерләнгән. Язучылар кулында теге яки бу телдә елына ничә китап нәшер ителүе хакындагы тулы мәгълүматлар бар иде. Аларга караганда, иң азы татар телендә басылучы әдәби китаплар. Башкортстан Татар телле язучылар берләшмәсе рәисе Рәшит Сабит тикшерелүче тема буенча кайбер төгәл мәгълүматларны бирде. Татарча иҗат итүче танылган шагыйрьләр һәм прозаикларның нәшриятка тапшырылган җыентык кульязмалары биш елдан алып ун елга кадәр дә басылмыйча ятарга мөмкин. Ни өчен дигәндә, Башкортстан дәүләт «Китап» нәшрияты татар телендә әдәби китаплар басып чыгаруга акча булмауга сылтанып, елына дүрт-биш китапны гына нәшер итү планына кертә. Әлбәттә, кайбер язучылар бай эшкуарлар белән килешеп, алардан химая акчалары җыя-җыя үз китапларын тизрәк нәшер итүгә ирешә. Әмма андый гына очраклар белән гомум күренешкә әлләни үзгәреш кертеп булмый шул. Рәшит Сабит татар әдәби китапларын күбрәк күләмдә нәшер итүне җайга салуны сорап, Башкортстан хөкүмәтенә хат язып җибәрелүе хакында әйтте.

– Кайбер язучылар үзебездә татар китаплары бастырып булмагач, Татарстанга ярдәм сорап мөрәҗәгать итә, – диде Рәшит Сабит. – Әмма бу һич кенә дә дөрес түгел. Башкортстанда яшәүче миллион ярымга якын тәшкил иткән татар халкының эш яшендәгеләре республика бюджетына салым түли, димәк аның язучыларының хөкүмәт ярдәмендә татарча китаплар чыгарырга да тулы хокукы бар. Әлбәттә, Татарстан ягы да Башкортстан татарларының китапларын чыгара ала. Әмма бер Татарстан татарлар яшәгән барлык төбәкләргә дә ярдәм итеп бетерә алмаячак. Шуңа күрә Башкортстан татар язучылары үз китапларын чыгаруны нәкъ менә Башкортстан җитәкчеләреннән таләп итәргә тиеш.

Татар язучылары үз киңәшмәсендә республикада чыгып килүче «Тулпар» яшьләр журналы белән хезмәттәшлекне киңәйтү хакында да фикер алышты. Бу журнал үзенең абруен елдан-ел арттыра бара. Бүгенге көндә 19 меңгә якын укчысы бар аның. Тиражы буенча татар журналлары арасында беренче урында тора ул. Яшьләр басмасы саналса да, әлеге журналда яшь язучыларның гына түгел, ә өлкән әдипләрнең дә әсәрләре даими басылып тора. Киләчәктә аны ай саен чыгара башлаганда, әдәби әсәрләргә дә күбрәк урын биреп булыр иде аның битләрендә.

Башкортстан татар язучылары әлеге киңәшмәдә бу елның азагына кадәр эш планын да тикшерде. Анда районнарга чыгып күчмә утырышлар, семинарлар үткәрү дә каралган.