Башкортстанда Аксаков көннәре башланды

Башкортстанда Аксаков көннәре башланды

(Уфа, 22 сентябрь, “Татар-информ”, Фәнис Фәтхуллин). Башкортстанда бүген ел да үтүче Аксаков көннәре башланды. Бу бәйрәм 25 сентябрьгә кадәр дәвам итәчәк. Анда катнашу өчен күрше төбәкләрдән дә байтак кунаклар килде.

XV Халыкара Аксаков бәйрәме кысаларындагы мәдәни чаралар шактый. Ел да оештырылучы бу олы бәйрәм быел тагын да эчтәлеклерәк булыр дип көтелә. Аның бай мәдәни программасына йөзләрчә сәнгатькәрләр, язучылар, шагыйрьләр, журналистлар һәм әдәбият сөючеләр җәлеп ителгән.

Бәйрәмнең тәүге көне чаралары Уфада Сергей Аксаковның йорт-музеенда башланып китте. Анда Аксаков укулары булып үтте. Чарада татар һәм башкорт әдипләре дә катнашты. Аннан соң киләсе чаралар Уфаның Шакша бистәсендә дәвам итте. Нәкъ менә шундагы Касыйм авылында Сергей Аксаковның бабасының йорт-җирләре булган. Төштән соң бәйрәмдә катнашучылар һәм чит төбәкләрдән килгән кунаклар Аксаков мәктәп-гимназиясенә килде һәм анда ачык дәресләрдәге мәдәни чараларда булды. Аннары Уфаның Пушкин аллеясендәге Аксаков һәйкәленә чәчкәләр салу тантанасы үтте. Аксаков исемендәге халыкара фонд рәисе, танылган язучы Михаил Чванов шунда үткән митингта күренекле рус язучысының рухи мирасы хакында сөйләде һәм аның Башкортстан өчен зур горурлык булуын ассызыклады.

Аксаков бәйрәме алдагы көннәрдә Бәләбәй һәм Кырмыскалы районнарында дәвам итәчәк. Анда кунаклар, һәр елдагыча, Аксаков шифаханәсендә һәм Надеждино авылындагы тарихи-мәдәни үзәктә фольклор бәйрәмендә катнаша. Ә 25 сентябрь көнне бәйрәм чаралары Уфа янындагы Зубово авылына күчә. Анда Сергей Аксаковның бабасының биләмәләрендә фольклор төркемнәре зур концерт күрсәтәчәк. Ә шул көнне кичен Башкорт дәүләт опера һәм балет театрында бәйрәмне йомгаклау тантанасы үтә.