Уфада балет труппасына Рудольф Нуриев исемен бирергә тәкъдим итәләр

Рудольф Нуриевның балачагы Уфада үткән, Башкорт опера һәм балет театры сәхнәсендә ул үзенең тәүге иҗади адымнарын ясаган.

(Казан, 22 август, «Татар-информ»). Уфада Башкорт опера һәм балет театрының балет труппасына Рудольф Нуриев исемен бирергә тәкъдим иткәннәр. Бу хакта «Башинформ» агентлыгы хәбәр итә.

Театр директоры Ильмар Әлмөхәммәтов шундый идея белән Башкортстан Башлыгының мәдәният һәм сәнгать буенча киңәшчесе Әскәр Абдразаковка мөрәҗәгать иткән.

«Әлеге идея башыбызга күптәннән килде. Халыкара гастрольләр вакытында безне нәкъ менә «Нуриев балеты» дип таныштыралар», - дип белдергән Ильмар Әлмөхәммәтов.

Ул искәртеп узганча, Рудольф Нуриевның балачагы Уфада үткән, Башкорт опера һәм балет театры сәхнәсендә ул үзенең тәүге иҗади адымнарын ясаган. Бүгенге көндә театр Рудольф Нуриев исемендәге Халыкара балет сәнгате фестивале үткәрә, театр бинасында артистның барельефы урнаштырылган.