Мине Болгар музей-тыюлыгында, беренче чиратта, сакчыл караш гаҗәпләндерде - Ирина Бокова

ЮНЕСКО генераль директоры Болгар ислам академиясен, Идел яр буен карады.

(Болгар, 22 август, "Татар-информ", Гөлнар Гарифуллина). Бүген ЮНЕСКО генераль директоры Ирина Бокова Болгарга сәфәр кылды. Биредә, Татарстанның Дәүләт Киңәшчесе, тарихи һәм мәдәни һәйкәлләрне торгызу буенча "Яңарыш" республика фонды попечительләр советы рәисе Минтимер Шәймиев белән берлектә, ул Болгар ислам академиясе белән танышты, шулай ук җәяү йөрү өчен уңайлы итеп ясалган Идел яр буен карады. 

Идел ял буе Болгар цивилизациясе музееннан башлап "Габдрахман сәхабә коесы"на кадәр дәвам итә. Мәртәбәле кунакларны борынгы болгар халкы тарихын гәүдәләндергән музыкаль экспозиция белән каршы алдылар. Яр буенда төрки-татар язулары тарихына багышланган ачык һавадагы экспозиция урын алган. Аның проекты ИКОМОС (ЮНЕСКО институты) белән килештерелгән. Язу культурасына багышланган бу зонада Истәлек билгесенә кадәр 5 баскыч бар: орханто-енисей, уйгур, гарәп, латин һәм кириллица язу үрнәкләре. Идел яр буе кече архитектур формалар, төрле үсемлек-куаклар белән ямьләндерелгән, велосипедчылар өчен юл да төзелгән. Идел яр буеннан өскә Хан сукмагы юл ала. Галимнәр борынгы Болгар җире хуҗалары шул сукмактан атлаган, дип раслый. Яр буенда уен, җәяү йөрү, ландшафтлы төзеклек зонасы бар.

Яр буенда Ирина Бокова һәм Минтимер Шәймиев бүген Болгар музей-тыюлыгы базасында ачылган IV Халыкара археология мәктәбендә катнашучылар белән очрашты. Әлеге мәктәп Казан федераль университеты һәм Татарстан Фәннәр академиясенең А.Халиков исемендәге Археология институты белән берлектә "История Отечества" фонды ярдәмендә оештырылган.

"Мине Болгар музей-тыюлыгында, беренче чиратта, сакчыл караш гаҗәпләндерде", - дип, хис-кичерешләре белән уртаклашты ЮНЕСКО генераль директоры Ирина Бокова.
"Мин монда 3 ел элек булган идем, ул вакытта әле Болгарның мәдәни мирас исемлегенә кертелгән вакыты гына иде. Мин махсус сертификат тапшырырга һәм татарлар өчен изге урынны күрергә килгән идем. Шул ук вакытта бу - үсеш алган объект. Безнең экспертлар, Россия, Татарстан белгечләре белән үзара элемтәдә булып, бу объектны һәрвакыт үстерәләр. Биредә археологиягә сакчыл мөнәсәбәт", - дип белдерде Ирина Бокова. Ул Болгар ислам академиясен булдырганнары өчен Минтимер Шәймиевкә, Рөстәм Миңнехановка рәхмәтен җиткерде.

Идел яр буен төзекләндерү дә Ирина Бокова күңеленә хуш килде, ул моның туристларга, балалы гаиләләргә йөрү өчен уңайлы ясалганын билгеләп узды.
"Мине балаларның тарих, мәдәниятне өйрәнүе сокландыра. Мәдәни мирасның мәгънәсе дә шунда. Мин еш кына шулай дим: бу бит ташлар гына түгел, бу - тарих, хәзинә", - диде ул.