Марсель Сәлимҗановның туганнан туганы Буа театры лабораториясендә катнаша

Буада театр лабораториясе төгәлләнеп килә.

(Казан, 22 август, "Татар-информ, Рузилә Мөхәммәтова). "Буа талиясе" театр  лабораториясенең өченче эскизын Буа артистлары рус һәм татар телендә уйнады. Вербатим жанрындагы спектакльне Удмуртиянең "Парафраз" Глазов драма театры режиссеры Дамир Сәлимҗанов куйган. Спектакль "Дуры мы, дуры" дип атала. Пьеса авторы – ул үзе. Эскиз Буа театры стилендә әзерләнгән.

Дамир Сәлимҗанов – легендар татар театры режиссеры Марсель Сәлимҗановның туганы. Дамир Сәлимҗанов әле татар тамашачысы өчен таныш булмаган режиссер.

Спектакль үзәгендә – өч хатын-кыз язмышы. Вакыйга Яңа ел төнендә Таня фатирында бара. Татьяна – ялгыз хатын. Ахирәтләре аңа ир димли. Берсе подъездда аунап яткан исерек Кыш бабайны, ә икенчесе күрше Стасикны алып килә.

Автор спектакль агышын тамашачы хәл итә,  дип игълан итте. Чыннан да, Стасикны уяткач аның Татьяна янында калу-калмавын кул күтәреп, тамашачы хәл итергә тиеш иде.

Буа театры артистларының русча спектакльләре татар рухында яңгыравы да кызыклы. Өч артистканың берсе – татар хатыны Наиләне уйнаучысы – татарча акцент белән сөйләшә.

Әлеге спектакльнең Буа театрында куелу-куелмавы соңрак билгеле булачак.

Искәртеп узабыз, "Буа талиясе" театр лабораториясе эскизлары "Бердәм Россия" партиясенең "Кече шәһәр театрлары" проекты кысаларында эшләнә.