Ислам мәдәнияте музеенда “Су өстендә хыяллар” күргәзмәсе ачыла

Төрек рәссамы Хикмәт Барутчугил “Сөембикә”, “Сөембикә манарасы” һәм “Кол Шәриф” композицияләрен күргәзмә өчен махсус ясаган.

(Казан, 22 август, «Татар-информ»). 23 августта 15 сәгатьтә Ислам мәдәнияте музеенда Төркия эбру (суга буяулар белән рәсем ясау) техникасы буенча “Су өстендә хыяллар” дип аталган картиналар күргәзмәсе ачылачак.

Күргәзмәгә килүчеләр Төркия рәссамнары – халыкара танылу алган, эбру буенча оста Хикмәт Барутчугил һәм татарстанлы Айгөл Акманова-Окутан эшләре белән таныша ала.
Күргәзмәдә кәгазьдә һәм киндер тукымада ясалган 44 композиция тәкъдим ителәчәк. Хикмәт Барутчугил “Сөембикә”, “Сөембикә манарасы” һәм “Кол Шәриф” композицияләрен “Су өстендә хыяллар” күргәзмәсе өчен махсус ясаган.

Айгөл Окутан эбруны киндер тукымага күчерә башлау белән аерылыап тора. Аңа кадәр Төркия осталары эбруны бары тик кәгазьгә генә төшергән, башка материалларны сирәк кулланган.

Рәссамнар мастер-класслары кызыксынучыларга үзләрен әлеге борынгы сәнгатьтә сынап карау мөмкинлеген бирәчәк.