"Буа талиясе" театр лабораториясенең икенче спектакле күрсәтелде

Буа театры директоры Раил Садриев спектакльдә театр белгече Александр Висловны кыйнады.

(Казан, 22 август, "Татар-информ", Рузилә Мөхәммәтова). Буа шәһәрендә үтә торган "Буа талиясе" театр лабораториясенең икенче спектакле районның Адав Толымбай авылы клубында үтте. Искәртеп үтәбез, Лаборатория кысаларында чакырылган режиссерлар тарафыннан өч спектакльгә эскизлар әзерләнгән.

Икенче эскизны яшь режиссер Тимур Кулов әзерләгән иде. Спектакль В.Шергинның "Концлагеристы" әсәре буенча куелган. Валерий Шергин – удмурт драматургы. Пьеса рус телендә язылган. Пьеса Рүзәл Мөхәммәтшин тәрҗемәсендә куела.

Биредә төп тема ябык зонада яшәүчеләрнең иреккә омтылышы турында. Пьесада Әгерҗе ирекле шәһәр дип сурәтләнә һәм коткаручы Әгерҗедән килә. Рүзәл Мөхәммәтшин текстка үзгәреш кертелмәвен әйтсә дә, әдәбият белгече Миләүшә Хабетдинова пьесаның кырысрак булып, биредә татарча йомшартылуын әйтте.

Спектакльдә ир-атлар гына уйный. Тамаша театр белгече Александр Вислов катнашуы белән кызыклы. Дөрес, тамаша барышында театрның директоры һәм төп актеры Раил Садриевка аны кыйнарга, өстенә су коярга, битенә токмач сыларга туры килде. Висловның катнашуы спектакльне ике телле итте. Сәхнәгә Сталкер-Азатлык ролендә татарча сүзләр белән чыккан Вислов үз ролен рус телендә дәвам итте.

Александр Вислов үзенең катнашуын театрда өч эскизга артистлар җитмәве белән аңлатты.

Эскиз пьесаның бер күренешен генә тәкъдим итте. Раил Садриев әлеге спектакльнең куелып бетәчәген, 7 ноябрьдә премьера булу мөмкинлеген әйтте.

Нияз Игъламов сүзләренә караганда, эскиз өчен пьесаларны лаборатория җитәкчелеге сайлаган.

Лаборатория эскизлары федераль акчага – "Бердәм Россия"нең "Кече шәһәр театрлары" проекты кысаларында куела.