“Иске Казанда милли моңнар” хәйрия фестивалендә 40лап татар эстрада артисты катнашачак

Проектның төп максаты – “Ярдәм” һәм Анжела Вавилова исемендәге хәйрия фондлары карамагында дәваланучы балаларны тернәкләндерүгә өлеш кертү

(Казан, 22 август, “Татар-информ”, Ләйсән Исхакова). 23 август көнне 14.00дә Биектау районы Камай авылында урнашкан “Иске Казан” музей-тыюлыгында хәйрия фестивале башлана. “Иске Казанда милли моңнар” фестиваленда катнашуга 40лап татар эстрада артисты теләк белдергән. Проектның төп максаты – “Ярдәм” һәм Анжела Вавилова исемендәге хәйрия фондлары карамагында дәваланучыларны тернәкләндерүгә өлеш кертү.

Проектның җитәкчесе, журналист Рөстәм Исхаков сүзләренә караганда, татар артистлары катнашында хәйрия концертын уздыру фикере моннан 3 ел элек туган. “Мин бу фикер белән “Ярдәм” фондына мөрәҗәгать иттем. Беренче тапкыр концерт былтыр 27 августта 30лап җырчы катнашында үткәрелде. Нәтиҗәдә, 100 мең сум күләмендә хәйрия акчасы җыелып, “Ярдәм” фондына тапшырылды”, – дип сөйләде ул.

Хәйрия концертында катнашырга теләгән артистларның саны шактый күп булганга, быел чара фестиваль статусын алган. Катнашучылар арасында Рәсим Низамов, Резедә Шәрәфиева, ИлСаф, Раяз Фасыйхов, Илнар Ялалов, Илшат Вәлиев, Илназ Гарипов, Гөлнара Габидуллина, Нурзадә, Зәринә Хәсәншина, Эльмира Сөләйманова, Данир Сабиров, Марсель Вәгыйзов, Энҗе Шәймурзина, , Мөнир Рахмаев, Азат һәм Алсу Фазлыевлар, Чәчкә, Гүзәлия, Дилә Нигъмәтуллина, “Сорнай” ансамбле һ.б. бар. Концертны Фәнис Җиһанша, Замирә Рәҗәпова, Гөлназ Сәфәрова һәм Рәдиф Әхмәдиев алып барачак. Фестивальнең сценарий авторы һәм режиссеры – Гөлназ Сәфәрова.

Рөстәм Исхаков фестивальне уздыру урынының очраклы рәвештә түгел, республикабызның тарихи урыннарын халыкка таныту максатыннан, сайлануына игътибар юнәлтеп: “Хәзер күпләр Татарстанның Болгар, Зөя кебек тарихи урыннарын белә. Иске Казан да тарихи әһәмияткә ия урыннарның берсе”, – диде.

Фестивальгә кадәр 1 ай дәвамында хәйрия чарасында катнашуга теләк белдергән татар артистлары Казанда Анжела Вавилова исемендәге хосписта, “Ярдәм” тернәкләндерү үзәгендә кунак булган, шунда дәваланучылар белән аралашкан.

Концертка билет бәясе алдан сатуда 250 сум, көнендә 300 сум була. Физик мөмкинлекләре чиклеләргә керү – бушлай. Фестиваль барышында “Иске Казан” комплексы буенча экскурсия, кызыклы уеннар, ярминкәләр уздыру да каралган. Концерттан, экскурсия, ярминкәдән кергән бөтен акча хәйрия фондларына тапшырылачак. Моннан тыш, республика оешмалары җитәкчеләренә әлеге фондлага ярдәм күрсәтүне сорап, мөрәҗәгать хатлары юлланган.

Бәйрәмгә килгән кунакларны “Татмедиа” Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгының “Сабантуй”, “Ялкын”, “Гаилә һәм мәктәп” журналлары вәкилләре басмалары белән таныштырачак, уеннар уйнатып, бүләкләр тапшыру да күздә тотыла.

Фестивальгә Казанның “Ярдәм” мәчете яныннан 12.30да кузгалачак махсус автобусларга утырып бару мөмкинлеге булдырыла.