ТР Мәдәният министрлыгында “кара” археология хакында сөйләшү булды

Археологик объектларда сакланган әйберләр кайберәүләр өчен бары предмет булып кына тора, дип борчыла белгечләр

 (Казан, 22 август, “Татар-информ”, Лилия Локманова). ТР Мәдәният министрлыгында бүген ТР мәдәният министры урынбасары Светлана Персова һәм бер төркем галимнәр катнашында узган матбугат конференциясендә “кара” археология хакында сөйләшү булды.

“Бездә 3 меңнән артык археологик һәйкәл бар. Башка төбәкләр белән чагыштырганда, бу бик күп һәм без археологик һәйкәлләр иң бай 10 төбәк исемлегенә керәбез. Археологик объектларда сакланган әйберләр кайберәүләр өчен бары предмет булып кына тора һәм кешеләр бу әйберләрне үзләренең өйләрендә саклый. Еш кына мондый тарихи әйберләр баю чыганагына да әйләнә”, - ди КФУның археология һәм этнография кафедрасы мөдире, А. Халиков исемендәге археология институты директоры Айрат Ситдыйков. Бу фикер белән әлеге сөйләшүдә катнашучылар да килешә.

Матбугат конференциясендә катнашучылар “кара” археологиянең аянычлы нәтиҗәләре, тарихны өйрәнүгә китергән зыяны, археологик объектларны саклауда җәмәгатьчелекне һәм ММЧны тартуга басым ясалды. Бу хакта тулырак язма белән сайтның “Аналитика, күзәтү” сәхифәсендә танышып була.