news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Уфада «Исәнме сез?» фильмы премьерасы булачак

Илдар Ягъфәров фильмында Татарстан һәм Башкортстанның алты милли театрында уйнаучы актерлар төшкән.

(Казан, 22 июнь, «Татар-информ»). Уфада 30 июнь көнне «Родина» кинотеатрында «Исәнме сез?» фильмы күрсәтелә. Фильмны кинорежиссер, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Татарстан кинематографистлар берлеге рәисе Илдар Ягъфәров төшергән.

Башкортстан кинематографистлар берлеге рәисе Зөһрә Боракаева сүзләренчә, ике тугандаш республика берлекләре инде күптән дус, мөмкин булганда бер-берсенә ярдәм күрсәтә. Бу турыда «Башинформ» хәбәр итә.

Фильмда Татарстан һәм Башкортстанның алты милли театры актерлары төшкән. Рольләрнең берсен Уфаның «Нур» татар театры актрисасы, Башкортстанның халык артисты Рәсимә Гайфуллина башкарган. Шулай ук эпизодта Мостай Кәрим исемендәге милли яшьләр театры актеры, Башкортстанның атказанган артисты Рәмзил Сәлмәнов уйный.

Фильм 19.00 сәгатьтә башлана, түләүсез. Әмма «Родина» кинотеатрына керү касса билетлары буенча була һәм барлык яңа кагыйдәләрне үтәү сорала. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100