Азнакайда физик физик мөмкинлекләре чиклеләр өчен Сабан туе була

Ул уен-конкурсларга бай булырлык итеп әзерләнә

 (Казан, 22 июнь, “Татар-информ”). 24 июнь көнне Азнакайның “Юбилейный” стадионы үзенә физик мөмкинлекләре чикләнгән райондашларыбызны – олысын, кечесен җыячак. Бәйрәм сәгать 10.00дә башлана. Ул, һәр елдагыча, уен-бәйгеләргә дә, җыр-моңга да бай булыр, дип көтелә, дип хәбәр итә “Маяк” газетасы.