Умырзаялылар Татарстан данын яклаячак

Умырзаялылар Татарстан данын яклаячак

(Казан, 22 июнь, «Татар-информ», Рәсилә Кәримова). 24-25 июньдә Минзәлә шәһәре Мәдәният йорты каршында эшләп килүче балаларның «Умырзая» дип исемләнгән бию коллективы Чуашстанның Чабаксар шәһәрендә узачак фестивальдә катнаша. Әлеге чарада коллектив Татарстанны тәкъдим итә.

«Умырзая» бию коллективы инде егерме елга якын сәнгать өлкәсендә эш алып бара. Бирегә җиде яшьтән алып унсигез-унтугыз яшькәчә булган йөздән артык бала һәм яшүсмер йөри. Алар район күләмендә генә түгел, республика һәм Россия төбәкләрендә дә уңышлы гына чыгыш ясап килә. Роза һәм Илдус Биктаһировлар җитәкчелегендәге ансамбль Болгариядә, Сочида узган төрле фестивальләрдә катнашып, призлы урыннар да яулады.

Чуашстан республикасы көне кысаларында уздырылучы халыклар иҗатының Бөтенроссия фестивале инде унөченче тапкыр оештырыла. Ә әлеге мәдәни чарада «Умырзая» коллективы икенче тапкыр катнашачак. Ярты сәгатьтән артык вакыт эчендә алар халкыбызның заманча сәхнәләштерелгән биюләре белән бергә, фольклор әсәрләрен дә тәкъдим итә. «Шома бас», «Умырзая», «Каз канаты», «Әнисә» биюләре һәм «Минзәлә» композициясе әнә шундыйлардан.