Казанның хореография училищесын тәмамлаган Виктория Капитонова балет артистларының Халыкара конкурсына чакырылган

Казанның хореография училищесын тәмамлаган Виктория Капитонова балет артистларының Халыкара конкурсына чакырылган

(Казан, 22 июнь, "Татар-информ"). 20-30 июньдә Мәскәүдә балет һәм хореография артистларының Х Халыкара конкурсы бара. Юрий Григорович җитәкчелегендәге жюри хөкеменә 22 илнең 200гә якын балет артисты осталыкларын тәкъдим итәчәк. Конкурста сайлап алу турыннан узган Казан балеринасы Виктория Капитонова 2004 елда Краснодарда үткән яшь балет артистлары конкурсының I лауреаты сыйфатында катнашачак.

Конкурс өч турда, 14-18 һәм 19-26 яшькәчә категорияләрдә үткәреләчәк. Казан балеринасы өлкән яшьтәге төркемдә чыгыш ясаячак. Ул Аданның "Жизель", Пуниның "Эсмеральда", Минкусның "Пахита" һәм Меликовның "Легенда о любви" балетларыннан алдынгы хатын-кызлар партиясе вариацияләрен башкарачак. Конкурс кагыйдәләре буенча, Виктория Капитонова классикадан тыш, хореография номеры да күрсәтәчәк.

Виктория Капитонова Казанның хореография училищесын дипломын конкурска китәр алдыннан, 16 июньдә алган. Хәзер ул - М.Җәлил исемендәге Татар дәүләт академия опера һәм балет театрының балет төркеме актрисасы.