Әлмәттә Сабантуй оештыру өчен 1 миллион сумнан артык акча сарыф ителәчәк

Концерт программасына 492 750 сум, ә театральләштерелгән тамашаны уздыру өчен 807 250 сум акча бүленәчәк.

(Әлмәт, 22 май, "Татар-информ", "Әлмәт таңнары").  Әлмәттә Сабантуй оештыру өчен 1300 000 сум сарыф ителәчәк. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.

Финанслау чыганагы булып җирле бюджет тора. Концерт һәм театральләштерелгән тамашаны уздыру буенча тендер район башкарма комитеты тарафыннан Россия Федерациясенең дәүләт сатып алулар порталына урнаштырылган.

Концерт программасына 492 750 сум, ә театральләштерелгән тамашаны уздыру өчен 807 250 сум акча бүленәчәк.