Казанда «Зөләйха күзләрен ача» сериалында төшү өчен кастинг игълан ителгән

Гүзәл Яхинаның шул исемдәге романы буенча күп серияле фильмны «Россия 1» телеканалы төшерә.

(Казан, 22 май, «Татар-информ»). 3-8 июньдә Казанда «Зөләйха күзләрен ача» сериалында төшү өчен актерлар арасында кастинг үткәреләчәк. Гүзәл Яхинаның шул исемдәге романы буенча күп серияле фильмны «Россия 1» телеканалы төшерә.

  • Фильмда төп рольне Россиянең театр һәм кино актрисасы Чулпан Хамматова башкарачак. Режиссеры - «Кровавая барыня», «Деньги» сериалларын төшергән Егор Анашкин. Картина Татарстан территориясендә төшереләчәк.

Кастингта катнашу өчен «Время кино» дирекциясе почтасына (cinematimekzn@mail.ru) резюме, гариза һәм ирекле формада видеовизитка җибәрергә кирәк.

  • «Зөләйха күзләрен ача» романы 2015 елның маенда «АСТ» нәшриятында рус телендә басылып чыкты. Гүзәл Яхинаның беренче китабы тиз арада бестселлерга әверелде һәм 20 телгә (шул исәптән, татарчага) тәрҗемә ителде.