Апас районы "Рябинушка" ансамбле "Каравон" фестивалендә сертификатка лаек булды

Алар әлеге фестивальдә 8нче ел катнаша.

(Апас, 22 май, "Татар-информ", "Йолдыз"). Апас районы "Рябинушка" ансамбле "Каравон" фестивалендә катнашты, дип яза район басмасы.

Биеш мәдәният йорты каршында оешкан "Рябинушка" ансамбле 21 майда Лаеш районында "Каравон" фестивалендә 300 000 сумлык сертификатка лаек булды. Алар әлеге фестивальдә 8нче ел катнаша.