Лия Нигъмәти Казанга “Лики любви” концерт-диалогы белән килә

IT-паркта үткәреләчәк концертка кергән өчен акча түлисе түгел

 (Казан, 22 май, “Татар-информ”). 28 май сәгать кичке 7 нче яртыда Казанның IT-паркында Мәдәният елы кысаларында классик музыка концерты була.

Кичә дәвамында “Россиянең яшь талантлары” программасы җиңүчесе Лия Нигъмәти башкаруында рус, Европа һәм Совет композиторларының әсәрләре яңгыраячак. Лия Нигъмәти – Париж (Франция), Вена (Австрия), Прага (Чехия) халыкара конкурс һәм фестивальләре лауреаты. Пианист чыгышлары АКШ, Кытай, Һиндстан, Япония һәм башка илләрдә уңыш белән узган, дип хәбәр итә Казан мэриясе сайты.

Тамашачыга программа гадәти булмаган концерт-диалог форматында тәкъдим ителәчәк, биредә музыка яңгырау белән беррәттән, башкаручы әсәрнең барлыкка килү тарихы, композиторы хакында сөйләячәк, тормыш, музыка һәм мәхәббәткә булган карашлары белән бүлешәчәк.

Оештыручылар барлык теләүчеләрне музыка һәм югары технологияләр дөньясына – Казанның IT-паркының конференц-залына чакыра. Керү - бушлай, дип хәбәр итә IT-паркның матбугат хезмәте.